2022 елга БДИ расписаниесе расланды
Мәгариф

2022 елга БДИ расписаниесе расланды

Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт хәбәр итә.

2022 елда бердәм дәүләт имтиханнары 21 марттан башланып, 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Ә 9 нчы сыйныф укучылары өчен сынаулар 21 апрельдән 2 июльгә билгеләнгән.

Төрле сәбәпләр аркасында төп дулкында катнаша алмаганнар имтиханнарны март аенда бирергә мөмкин. 11 нче сыйныф укучыларының төп өлеше аны 26 майда тапшыра башлаячак.



БДИның төп дулкынын үткәрү көннәре:

26 май – география, рус әдәбияты, химия
30 –31 май – рус теле
2 июнь – математика (профиль дәрәҗә)

3 июнь – математика (база өлеше)

6 июнь – тарих, физика

9 июнь – җәмгыять белеме

14 июнь – чит телләр, биология

16, 17 июнь – чит телләр

20, 21 июнь – информатика

 

Чыганак