Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

2023 ел Россиядә Педагоглар һәм остазлар елы булачак

Әлеге чара рус педагогы Константин Ушинскийның 200 еллыгына багышлана.

Россия Президенты Владимир Путин Россиядә Педагоглар һәм остазлар елын уздыру өчен документлар әзерләргә боерды. Әлеге чара рус педагогы, илнең фәнни педагогикасына нигез салган Константин Ушинскийның 200 еллыгына багышлана, ул 2023 елда билгеләп үтеләчәк.

Кремльнең матбугат хезмәте чыгарган документ нигезендә, Хөкүмәт Педагоглар һәм остазлар елын уздыру планына керәчәк чараларны әзерләргә һәм расларга тиеш.

Министрлар Кабинеты әзер документны 2022 елның 15 ноябренә кадәр тәкъдим итәргә тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса