2023 елга төп дәүләт имтиханы графигы игълан ителде
Мәгариф министрлыгының хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган боерыгында шул хакта хәбәр ителә.
2023 елда IX сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханын 24 майдан 1 июльгә кадәр (төп этап) тапшырачак.
График буенча төп дәүләт имтиханы тарих, физика һәм биологиядән сынаулардан башлана (24 май). Аннары (30 май) укучылар җәмгыять белеме, информатика, география һәм химиядән имтихан тапшырачак.
2 һәм 3 июньдә – чит телләрдән, 6 июньдә – рус теленнән, 9 июньдә математикадан имтихан була. 14 июньдә укучылар - әдәбият, физика, информатика һәм география, 17 июньдә исә җәмгыять белеме, биология һәм химиядән имтихан тапшырачак. Аннары документта 1 июльгә кадәр резерв көннәр күрсәтелгән.
Моннан тыш, укучылар имтиханны вакытыннан алда да (21 апрельдән 16 майга кадәр) бирә ала. Төп дәүләт имтиханының өстәмә чоры 4-23 cентябрьгә билгеләнгән. Барлык имтиханнар да җирле вакыт буенча 10.00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа