Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Алар үз хокукларын якларга әзер

Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре "Кулланучылар хокукларын яклау" республика мәктәп олимпиадасы призерларына грамота һәм бүләкләр тапшырды. Районыбызның ике кызы республика дәрәҗәсендә яхшы нәтиҗәләргә иреште һәм киләсе елда олимпиадада катнашуга чакыру алды.

Быел Питрәч районыннан Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан оештырылган олимпиадада 42 мәктәп укучысы катнашты. Өч этап нәтиҗәләре буенча ике питрәчле призлы урын яулады. 1 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Лилия Конторина республикада өченче урын алды.

- Әлбәттә, тырышып әзерләнергә, законнар укырга туры килде, - дип сөйли Лилия. - Биремнәр, бигрәк тә әңгәмә шактый катлаулы булды. Барысы да бик югары дәрәҗәдә үтте. Дөрес, мин имтихан алучылар сорауларына җавап биргәндә бик нык дулкынландым, белгәннәрем дә онытылды. Бу безнең өчен зур тәҗрибә булды. Көндәлек тормыш өчен файдалы мәгълүмат алдык, әлеге өлкәдә үзеңне, якыннарыңны яклау өчен бик күп нәрсәләр белдек. Һәркем хокуклары бозылуга юлыгырга мөмкин. Моңа әзер булып торырга кирәк.

"Ныклык һәм үҗәтлек" номинациясендә Кощак мәктәбе укучысы Эльза Азацян призлы урын яулады.

- Миңа бу тема бик кызыклы, әмма аның асылына төшенү җиңел түгел, - диде Кощактан 10 нчы сыйныф укучысы. - Законнарны берничә тапкыр укырга туры килде. Минемчә, тырышуым юкка гына булмаган. Ул үз нәтиҗәсен бирде. Әлеге номинациядә җиңүемә бик шатмын. Практикада әлеге белемнәрне кулланырга туры килмәде.

Олимпиадада җиңүчеләргә Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова призлар тапшырды. Лилия Конторина бүләкләрдән тыш исемле бүләк һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко имзалары куелган Диплом белән бүләкләнде.

- Без мәктәп укучылары белән күптәннән эшлибез, олимпиадалар, төрле бәйгеләр, семинарлар үткәрәбез, - ди Марина Егорова. - Әлеге эш үз нәтиҗәләрен бирә. Быел олимпиадада катнашучылар саны республика буенча ике меңгә җитте. Питрәч районының 42 укучысыннан 16сы икенче турга һәм ике укучы өченче турга үтте һәм призер булдылар. Киләсе елга ааар шулай ук катнашырлар һәм күрсәткечләрен тагын да яхшыртыр дип өметләнәм. Алар үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Без һәрвакыт ярдәм итәргә, аңлатырга әзер. Шунысы мөһим, һәркем, олылар гына түгел, мәктәп укучылары да үз хокукларын белергә һәм аларны якларга тиеш.

Җиңүче кызларны әзерләгән укытучылар Резеда Рәхмәтуллина (Питрәч 1 нче мәктәбе) һәм Светлана Каплевская (Кощак мәктәбе) грамоталар белән билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса