Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Алгоритм» технология лицеенда тантаналы линейка узды

Анда Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов һәм Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков катнашты

Лицей технологик юнәлештә эшли, ул барлык кирәкле җиһазлар һәм инфраструктура белән тәэмин ителгән. Яңа уку елында парталар артына 2200дән артык бала утырачак, шуларның 400дән артыгы - беренче сыйныф укучылары. Шулай ук лицейда беренче тапкыр 10 нчы сыйныфлар укыячак.

Яна Елизарованың улы Егор быел беренче сыйныфка бара. Алар өчен лицей белеме инде таныш. Мәктәпкә кадәр улы «Золотая рыбка» балалар бакчасына йөргән, җәен әзерлек алып барганнар.

Адаптация чорын авыр узар дип борчылабыз. Ул инде укырга, язарга белә, саннарны да таный. Егор мәктәпкә теләп бара. Иртәнге 8дән кичкә кадәр тулы көн укыячак, - дип уртаклашты Яна Елизарова.

Район башлыгы Илһам Кашапов балаларны һәм ата-аналарны Белем көне белән котлады.

Кеше нинди генә уңышларга ирешмәсен, аны ул мәктәптә башлый. Җәйге каникуллар сизелмичә үтте. Ләкин бу кыска вакыт эчендә без күп эшләр үткәрергә өлгердек. Азык-төлек блогы, мәктәп сыйныфлары төзекләндерелде, «Үсеш ноктасы» программасы буенча яңа җиһазлар сатып алынды. Мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү вакытында зур эш башкарылды. Бу уку елы кызыклы һәм нәтиҗәле булсын, - дип теләк белдерде Илһам Миннеханович.

Бәйрәм линейкасында шулай ук Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков та булды.

Безне кечкенәдән 3 төп һөнәр бар дип өйрәттеләр, алардан башка яшәү мөмкин түгел. Болар - фермер, төзүче һәм укытучы. Укытучының эше җиңел түгел, җаваплы. Бүген укучылар өчен яңа дөнья – белем һәм казанышлар дөньясы ачыла, – диде Илдус Нәфыйков.

Быел район мәктәпләрендә 7 меңнән артык бала белем алачак. Беренче тапкыр парталар артына 1100 бала утырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса