Быел Ленино-Кокушкино көллиятендә 100гә якын студент белем алачак
Мәгариф

Быел Ленино-Кокушкино көллиятендә 100гә якын студент белем алачак

Алар өч белгечлек буенча укыячак

Быел Ленино-Кокушкино көллиятенә 98 студент укырга керде.

Алар өч белгечлек буенча укыячаклар: "Гомумтөзелеш эшләре мастеры", "Авыл хуҗалыгы производствосы мастеры", "Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе тармаклары буенча белгеч".

Җәйге чорда биредә бинаның 2 катын һәм уку остаханәсенең 1 катын төзекләндерделәр. Шулай ук актлар залында косметик ремонт планлаштырыла. Көллиятнең тулай торагында да косметик ремонт үткәрелде.