Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Царево лицее укучылары татар язучысы белән очраштылар

Балалар аның шигырьләрен укыдылар

"Царево вилладж" торак комплексының күп профильле "Прогресс" лицеена танылган язучы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, күп кенә татар җырлары авторы Шәмсия Җиһангирова килде. 

«Чара вакытында укучылар шагыйрә биографиясе, иҗаты турында сөйләделәр. 
Шәмсия Гатуф кызы үзенең шигырьләрен укыды, иҗат тормышыннан хикәяләр сөйләде. Әңгәмә барышында шулай ук милли үзаң, телне саклауның мөһимлеге проблемасы күтәрелде», – дип сөйләде очрашуны оештыручылар. 

Шәмсия Җиһангированың иҗаты нечкә лиризм белән сугарылган. Аның шигырьләренә кайбер композиторлар популяр җырлар булдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса