Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгәр дә урамда бик суык икән, Питрәч укучыларына мәктәпкә бармаска да ярый

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы шактый түбән температура булганда, мәктәпкә дәресләр булмаячагы турында искә төшерә.

Питрәч укучыларына нинди температура мәктәпкә бармаска соң? Авыл мәктәпләрендә 1-4 сыйныфларда укучыларга Цельсий буенча 23 градустан түбәнрәк булган температурада мәктәпкә бармаска киңәш ителә (шәһәрдә бу күрсәткеч -25 градус). Авылларда 5-9 сыйныфларда укучылар өчен -25 градуста, ә өлкән сыйныф (10-11) укучылары өчен -30 граудста дәресләр үткәрелми.

Шул ук вакытта Республика мәгариф һәм фән министрлыгы 25 градустан түбәнрәк булган температурада балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм муниципаль берәмлекләрдән читкә алып чыгуны туктатырга кирәк дип саный.

Физкультура дәресләрен саф һавада үткәрү буенча киңәшләр дә бар. Җилсез көннәрдә урамда 12 яшькә кадәрге балалар 9 градус салкында, 12-13 яшьтәгеләр -12 градуста, 14-15 яшьтәгеләр -15 градуста, 16-18 яшьтәгеләр -16 градуска кадәр салкында шөгыльләнә алалар. 5м/с тизлектәге җил булган вакытта таләпләр катгыйрак: -6, -8, -12 һәм -15. Әгәр дә җил 6дан алып 10 метрга кадәр булса, һавада шөгыльләнү өчен температура җитәрлек дәрәҗәдә җылы булырга тиеш - кече группа өчен -3 градустан башлап, өлкән группа өчен - 10 градуска кадәр. 10м/с тизлектәге җил булган вакытта мондый дәресләрне урамда үткәрү киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса