Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Иң мөһиме – дөрес юнәлеш бирү”

Безнең балачагыбыздан бирле мәктәп, җәмгыятебез кебек үк бик зур үзгәрешләр кичерде. Белем бирүнең яңа бурычларын, яңа шәхес тәрбияләүдә өлеше булган һәркем аңларга тиеш, минемчә. Бу, иң беренче чиратта, үз коллективлары өчен җаваплы булган белем бирү учреждениесе җитәкчеләренә карый. Ә шулай да, заманча белем бирү учреждениесе җитәкчесе нинди булырга тиеш соң?

Эльмира Мамасадыйкова егерменче гасырның җитмешенче елларында мәктәптә эшли башлый. Инде менә дистә елдан артык район үзәгенең икенче мәктәбе белән җитәкчелек итә. Ул бик ышанычлы, хезмәт сөючән һәм җаваплы кеше. Директор бүлмәсе беркайчан да буш тормый. Бирегә укытучылар гына түгел, укучылар да дәресләр буенча да, шәхси мәсьәләләр буенча да киңәш сорап еш керәләр. Эльмира Абдуллаевна бөтен мәктәп коллективы өчен өлкән дус, остаз булып тора.

Эльмира Абдуллаевна үз өстендә бик күп эшли торган шәхес. Аңа карап мәктәпнең калган педагоглары да даими камилләшүгә омтылалар. "Сиңа ышансыннар һәм синең арттан иярсеннәр өчен кая һәм ничек барасын һәрдаим белеп торырга кирәк" - бу Эльмира Абдуллаевнаның төп девизы.

Эльмира Абдуллаевна җитәкче буларак белем бирү процессын тәэмин итеп кенә калмый, дөрес эшләргә юнәлеш бирә, авыр чакларда бер-берләренә иңен куярдай фикердәшләр коллективын ныгытуда зур эш башкара.

Ул директор булып эшли башлаганнан мәктәп танымаслык булып үзгәрде. Талантлы директор буларак, Эльмира Абдуллаевна мәктәпкә эчке яктан да, тышкы яктан да яңа сулыш өрде. Соңгы елларда мәктәп бинасына реконструкция үткәрелде. Мәктәп җиһазлары яңартылды, компьютер сыйныфы җиһазландырылды. Бу эшләрдә Эльмира Абдуллаевнаның өлеше бик зур.

Ул һәрвакыт алдына максат куеп, яхшы нәтиҗәгә омтылып эшли. Эльмира Абдуллаевна үз-үзенә ышанган, максатчан, тәнкыйди карашлы, эрудицияле шәхес. Нинди генә проблема килеп туса да, инициативаны үз кулына алып, тиз арада дөрес чишелеш таба белә. Ул һәркемгә үрнәк булып тора!

Татар телендә "әйдәп баручы" дигән сүзтезмә бар. Әйдәп баручы - үз артыннан ияртүче, кешеләр ышанычын яулаучы дигәнне аңлата. Эльмира Абдуллаевна коллектив өчен нәкъ менә дөрес юлдан алып бара белүче, кирәк вакытта ялгыш адымнардан саклап калучы да булып тора. Ул тумыштан лидер, ә иң беренче чиратта - олы йөрәкле кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса