Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Илһам Кашапов район халкын Белем көне белән котлады

Хөрмәтле педагоглар, ата-аналар һәм балалар!

Яңа уку елы –  мавыктыргыч дәресләр, яңа идеяләр һәм белемнәр елы башлана.
Питрәч районында яңа уку елында парта артына 6 меңнән артык укучы утырачак — бу узган ел белән чагыштырганда 2 меңгә күбрәк. Укучылар саны бик тиз арта. Ике ел элек беренче сыйныф укучылары саны 400 булса, бүген бу сан 1000гә җитә. Икенче ел рәттән без яңа мәктәп ачабыз. Бүген Көек авылында яңа белем бирү учреждениесе укучылар кабул итәчәк - 1400 бала бирегә укырга киләчәк.
Барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйм! Педагогларга һөнәри уңышлар, зирәклек, укучылар ихтирамы һәм рәхмәте, ә укучыларга тырышлык, максатчанлык, яхшы билгеләр, ата-аналарга сабырлык, балаларының шатлыклары, җиңүләре белән куандыруларын телим.
Барлык теләкләрегезнең чынга ашуын, бәхет, нык сәламәтлек, энергия, үз көчегезгә ышаныч телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса