Илһам Кашапов август конференциясе ачылу белән котлады
Хөрмәтле конференциядә катнашучылар, педагогик хезмәт ветераннары, мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре, педагоглар һәм тәрбиячеләр!
Белем бирүнең матди нигезен, белем бирү процессының эчтәлеген, технологияләрен һәм укыту методикасын үзгәртүче вакыйгалар көн саен булып тора. Ләкин укытучы, тәрбияче роле үзгәрешсез кала – балаларны укыту һәм тәрбияләү.
2023 ел Россиядә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде, бу тагын бер кат безнең җәмгыятьтә әлеге белгечләрнең югары статусы турында сөйли. Без яшь белгечләрнең педагогик берләшмәгә ничек күтәренке рух белән кушылуын, тәҗрибәле хезмәттәшләренең һәм остазларының ничек ярдәм итүен күрәбез һәм шатланабыз.
Сезнең һөнәрегездә һәрвакыт интеллектуаль һәм иҗади потенциалны тормышка ашыру мөмкинлеге булсын, ә яңа уку елы казанышлар һәм игелекле эшләр елы булсын. Сезгә сәламәтлек, профессиональ үсеш һәм уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа