Интернетта татар телендә сүз байлыгын бәяли торган тест барлыкка килде
Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Интернетта кешенең татар телендә сүз байлыгын бәяләүче «Сүз байлыгы» дип аталган бушлай тест барлыкка килде.
Әлеге тест сүз байлыгын үлчи. Озынлыгы — 3 минут. Ахырдан нәтиҗәне башкаларныкы белән чагыштырып була.
Әлеге тестны әзерләүче Илдар Әюпов үзе сөйләгәнчә, проектның максаты – конкрет кешенең татар телен белү дәрәҗәсенә объектив бәя бирү, шулай ук тулаем татар телен популярлаштыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа