Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Казанда татар теле курслары уза

Уку бушлай

3 июньдә Казан мэриясе барлык теләүчеләр өчен чираттагы татар теле курсын башлап җибәрә. Уку бушлай. Курс берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән: башлангыч һәм дәвам итүчеләр.

«Башлангыч төркем Казан шәһәре Башкарма комитеты бинасында шөгыльләнәчәк, аларны «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2024» Бөтенроссия һөнәри конкурсының призеры, шул ук бәйгедә регион этабында җиңүче, Ләйлә Гарифҗанова укытачак. Ә дәвам итүчеләр Черек күл паркында очрашачак, алар белән «Бала-сити» Халыкара Кембридж мәктәбе, «Асылташ – Сәләт» мәктәбе, «Унбер» лицее укытучысы, күптөрле татар проектлары авторы Гөлфия Габдуллаҗанова шөгыльләнәчәк», - дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Дәресләр 1,5 ай дәвам итәчәк. Курс тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган программадан гыйбарәт. Дәресләр ике сәгать бара.

Курсларның иң яхшы укучыларына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Татар теле курсына язылырга теләүчеләр теркәлү узарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса