Көек авылы лицее укучысы 30 мең сум акча отты
Ул Бөтенроссия конкурсында җиңде.
Көек авылының «Алгоритм» технологик лицееннан татар теле укытучысы Алсу Насыйбуллина 5 нче сыйныф укучысы Нигора Солтанкулова белән Көектә зур уңышка ирештеләр. Алар "Русча реаль һәм виртуаль" Бөтенроссия белем бирү проектлары конкурсында катнаштылар. Социаль челтәрләр өчен актуаль булган төрле виртуаль хәлләрдә рус телен куллану үзенчәлекләрен өйрәнү буенча проект якладылар.
Нәтиҗәдә, безнең район укучысы 5-8 сыйныф укучылары арасында "Виртуаль дустанә рус теле" номинациясендә беренче урынны яулады. Бүләкләү Мордовия башкаласы Саранск шәһәрендә узды. Җиңүче Нигора Солтанкулова 30000 сум күләмендә акчалата бүләк алды.
Конкурс М.Е. Евсевьев исемендәге Мордовия дәүләт педагогика университетында үткәрелде. Анда мигрантлар гаиләләреннән килгән балалар катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа