Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Көек авылында "Алгоритм" лицеена таба яңа юл һәм тротуарлар салынды

Яңа мәктәп беренче укучыларын бүген, 1 сентябрьдә кабул итәчәк.

Питрәч районы Көек авылында «Алгоритм» яңа лицеена таба яңа юл һәм тротуарлар салынган. Яңа мәктәп беренче укучыларын иртәгә, 1 сентябрьдә кабул итәчәк.

Өч көн эчендә 780 метр юл төзекләндерелде, 2 катлам асфальт салынды, тротуарлар ремонтланды. Эш тәүлек буе алып барылды.

Бүген район башлыгы Илһам Кашапов яңа мәктәпкә илтүче юлны карады. Ул билгеләп үткәнчә, кайбер җитешсезлекләр бар, һәм алар, һичшиксез, төзәтеләчәк. Якын арада куркынычсызлык белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү планлаштырыла: юл билгеләре куелачак, ясалма тигезсезлекләр һәм җәяүлеләр кичү юллары төзекләндереләчәк.

Эшләр 1 сентябрьдән соң төгәлләнәчәк. Урам утларын төзекләндерү дә планлаштырыла. Белем бирү оешмасы ачылганнан соң, баганалар куелачак урыннары турында карар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса