Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч укытучысына Татарстан Президентыннан рәхмәт хаты тапшырылды

Бүләкне Питрау керәшен мәдәнияте фестивалендә республиканың премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы Нина Фадеева Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатына лаек булды.

«Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәнияте үсешенә өлеш кертүе өчен», - диелә эшлекле документта.
Нина Валентиновна «Чулпы» халык ансамбле солисты, «Моңлы тамчы» мәктәп фольклор ансамбле җитәкчесе. Шулай ук ул балалары һәм оныклары белән гаилә фольклор коллективы да булдырды. Иҗади төркемнәр район, республика, бөтенроссия конкурсларында һәм фестивальләрдә катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

Укытучының хезмәте укыту белән генә түгел, тәрбия белән дә бәйле. 35 ел дәвамында мин үз укучыларыма һәм балаларга керәшеннәрнең бай мәдәниятен ачарга, аны яратырга, башка халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә өйрәтергә тырышам, - ди бүләкләнүче.

Төп вакытны ул укытуга, ә аннары репетицияләргә багышлый. Керәшеннәр вәкиле иҗади конкурсларда гына түгел, фәнни-тикшеренү бәйгеләрендә дә уңышлы чыгыш ясый. Боларның барысы да Нина Валентиновнаны югары танылуга китерде.

Республиканың беренче затларының авыл халкының хезмәтен дә күрүләре сөендерә. Мондый бүләкләр мине алга таба да уңышларга ирешергә илһамландыра. Алга таба да матур планнарыбызны тормышка ашырачакбыз, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Туган телдә сөйләшәбез