Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә Әлифба бәйрәме уздырдылар

Керәшен Сәрдәсе төп мәктәбенең беренче сыйныф укучылары белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр. Без алар белән Әлифба бәйрәме уздырдык.

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә бала туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый. Бәйрәмдә беренче сыйныф укучылары, әти-әниләр һәм укытучылар катнашты. Кичәне үткәрүдә башка сыйныф укучылары да ярдәм иттеләр. Алар төрле геройлар булып киенеп, бәйрәмгә ямь өстәделәр. Бәйрәм барышында "Әлифба" курсында алган белемнәр гомумиләштерелде, кабатланды, өйрәнгән һөнәрләр: җырлар, биюләр, шигырьләр, күренешләр күрсәтелде.

Балалар Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куйган әти-әниләргә зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар алдында тырыш булырга, ялкауланмаска, артта калмаска, "2" ле алмаска, "5" кә укырга, Туган илгә хезмәт итәргә сүз бирделәр. Ә без беренче сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап, тагын шундый бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса