Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә сугыш ветераны Николай Алексеевич Никитин белән очрашу булып узды

Мәктәбебезнең иң матур традицияләренең берсе - Татарстанның атказанган укытучысы, сугыш ветераны, авылның һәм районыбызның хөрмәтле кешесе Никитин Николай Алексеевич белән очрашу кичәсе үткәрү.

Кичәне мәктәп директоры Николай Васильевич Морозов ачып җибәрде. Ул Николай Алексеевич янында еш булуын, аның мәктәп тормышы белән бик кызыксынуын әйтеп узды. Мәктәп тормышы турындагы презентацияне карап, ветеран укытучы укучыларның төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар алуларына сөенеп утырды. Аның канәгать булуын йөзеннән күреп була иде.

Ветераннар советы рәисе Иван Александрович Долгов, Николай Алексеевич белән күп еллар бергә эшләгән дәвердә, аның игелекле, кайгыртучан, игътибарлы, җор сүзе белән кешеләрне үзенә каратып кына калмавы, һәрбер эштәге кимчелекләрне матур итеп төзәтеп җибәрүен әйтте.

Математика укытучысы Николай Петрович Николай Алексеевич гаиләсендә көтеп алынган кунак, шуңа күрә ул анда еш булырга, аның хатирәләре белән уртаклашырга тырыша. Үзенә гел үрнәк итеп аны куя.

Кичәбезнең кунагы Николай Алексеевич мәктәпкә бик теләп килә. Бер-ике атна элек чыгышында сөйлисе сүзләренә әзерләнә башлый, планын төзи. Чыгышы һәрвакыттагыча бик кызыклы, эчтәлекле, мавыктыргыч. Аның турында белгән вакыйгалар, истәлекләр елдан-ел тулылана гына бара.

Сугышка алынгач, ул ике ай Арзамас шәһәрендә кече командирлар әзерләү мәктәбендә укый. Аңа хәрби дәрәҗә бирмичә, сугышка озаталар. Поезд белән барып, Бородино авылы аша узып, фронт сызыгына басалар. Ул укучыларга бу сугышның нинди каты булуын исбатлап, М.Ю.Лермонтовның "Бородино" шигыреннән юллар китерде. Бородинода аңа дошманнарга каршы көрәшергә туры килә, Катавиция авылында барган бәрелешләрнең берсендә, үзе дә бик каты яралана. Мина кыйпылчыгы эләгеп, баш сөяге ватыла, яра шактый зур була. Госпитальдә бик озак дәваланып ятканнан соң, 1943 елда туган авылына әйләнеп кайта.

Николай Алексеевич гомере буе сайлаган һөнәренә тугры булып кала. Аның 50 елга якын хезмәт стажы, шуның 20 елы мәктәп директоры. Николай Алексеевич бу юлы үзеннән истәлек итеп, мәктәпкә картина бүләк итте. Өлкән яшьтә булуга карамастан, Питрәчкә барып, картинаны үзе сайлап алган. Шул картинага карап, андагы табигатькә сокланып, укучыларның белемгә омтылышлары тагын да артыр дигән фикерен әйтте. Шушы кичәне оештыруда башлап йөргәне өчен Николай Васильевичка зур рәхмәтен белдерде.

Укытучылар коллективы, укучылар Николай Алексеевичка исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, алга таба да тагын шундый бик күп очрашулар булсын дигән теләктә калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X