Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Көек авылы укучыларына Санкт-Петербургның хәрби уку йорты турында сөйләделәр

Курсантлар кием, яшәү урыны, стипендия белән тәэмин ителә

Фото: ©️ Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Укучыларга академиянең 1820 елда оешуы турында сөйләделәр. Ул шәһәрнең нәкъ үзәгендә, Нева ярында урнашкан. Әлеге уку йортын тәмамлаган Иван Жарский 2023 елда “Россия Герое” исемен алды.

Хәрби академия курсанты булу өчен 11 сыйныфны тәмамларга, физика, рус теле һәм математика (профиль) буенча БДИ тапшырырга, психик һәм физик яктан сәламәт булырга кирәк. Егетләрне генә алалар, кызларны – юк.

– Барлык курсантлар да акчалата тәэмин ителә, безнең казармаларда яшиләр, аларга бушлай медицина хезмәте күрсәтелә, алар сезон саен барлык төр киемнәр белән тәэмин ителә, – дип санап китте үзенең чыгышы вакытында гаскәрләрнең көндәлек эшчәнлеге идарәсе кафедрасы укытучысы подполковник Ильяс Гыймранов.

Фото: ©️ Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Катнашучылар актлар залына җыелды. Унынчы һәм унберенче сыйныф укучылары тормышларын нинди һөнәр белән бәйләргә икәнлеге турында көннәнкөн күбрәк уйланалар.

– Әлегә мин медицина университеты белән хәрби академия арасыннан сайлыйм. Бер яктан, биологияне яратам, икенче яктан – балачактан миңа танклар, ракеталар, зенит җайланмалары ошый, – дип уртаклашты 11“п” сыйныфыннан Инсаф Шакиров.

Академия белән ул өлешчә таныш инде, ә бүген факультетлар турында күбрәк белде.

– Артиллерия разведчиклары һәм автоматлаштырылган идарә системасы белгечләре хәзерләнә торган алтынчы факультет бүгенге көндә иң кирәклесе булып тора. Алар – айтишниклар. Анда керү өчен яхшы бал җыярга кирәк, – дип сөйләде Ильяс Василович.

Кунаклар лицей укытучысына мәгълүмати брошюра һәм элемтә өчен контактлар калдырдылар. Шуңа күрә кызыксынган һәр укучы үз сорауларына җавап таба алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса