Кощак мәктәбе укучысын район башлыгы чыршысында иҗаттагы казанышлары өчен билгеләп үттеләр
Мәгариф

Кощак мәктәбе укучысын район башлыгы чыршысында иҗаттагы казанышлары өчен билгеләп үттеләр

8 нче сыйныф укучысы Вероника Сидакова рәсем конкурсында актив катнаша.

Рәсем ясарга яратам. Минем картиналарда архитектура һәйкәлләре, пейзажлар, портретлар сурәтләнгән. Бернинди түгәрәкләргә дә йөрмим, үзем интернеттан видео карап өйрәнәм, - дип билгеләп үтә кыз.

Ул инде булачак һөнәрен сайлаган, график дизайнер булырга тели.

Верониканың яраткан фәне - тарих. Күптән түгел ул тарих буенча олимпиаданың район этабында җиңүче булды, хәзер республика этабына әзерләнә.