Ковидка антитәнчекләре булган россиялеләргә QR-кодлар бирелә башлаячак
Хәзер QR-кодлар коронавирус белән чирләгән яки вакцинация узганнарга гына бирелә.
Россиядә коронавируска югары титрлы антитәнчекләре булган кешеләргә QR-кодлар бирә башлаячаклар. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тиешле боерык чыгарды.
21 февральдән QR-кодны антитәнчекләргә тест нәтиҗәләре буенча алырга мөмкин булачак — РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы», — диелә хәбәрдә.
Хәзер QR-кодлар коронавирус белән чирләгән яки вакцинация узган Россия халкына бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа