Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ленино-Кокушкино мәктәбе укучылары республика олимпиадасы призерлары булдылар

Инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасында тугызынчы сыйныф укучысы Розалина Абрамова призер булды. Ә сигезенче сыйныф укучысы Эльзирә Яруллина әдәбият буенча республика олимпиадасы призеры. Алар Ленино-Кокушкино мәктәбендә укый.

Икесе дә яхшы укучылар, - ди алар турында инглиз теле укытучысы Эльвира Василовна Мостафина. - Олимпиадаларда беренче ел гына катнашмыйлар, әмма республика дәрәҗәсенә беренче тапкыр чыктылар. Розалина КФУ да инглиз теле буенча олимпиадаларда, халыкара конкурсларда даими катнашып, инглиз теле буенча БДИ тапшырырга әзерләнә икән. Ә Эльзирә филологик юнәлеш сайлаган - рус, татар телләре буенча бәйгеләрдә катнаша. Инглиз телендә театр куелышларында катнаша. Кызлар бик актив. Эльзирә, әйтик, сыйныфта староста. Әле ул җырларга ярата, барлык район җыр чараларында катнаша, республика бәйгеләренә йөри. Ә Розалина рәсем ясарга бик ярата, рәсемнәре бик матур килеп чыга. Аның өчен бу җитди шөгыль. Яшьләр үзәгендә рәсем ясау мәктәбенә йөрергә дә өлгерә. Һәрвакыт аңа мөрәҗәгать итәргә була. Моңа үзенең вакытын кызганмый.


Ике кыз да киләчәген телләрне өйрәнү белән бәйләргә планлаштыра, - дип сөйли Эльвира Васыловна, - үз укучылары турында. - Эльзирә инглиз теле укытучысы, Ә Розалина тәрҗемәче булырга хыяллана. Шунысы кызык, икесе дә укырга ярата. Сүз уңаеннан, Эльзирәнең яраткан авторы - Надежда Теффи. Ә Розалина фильмнарны инглиз телендә карарга ярата. Ә гомумән, алар игелекле яхшы кызлар, вакытларын дуслары белән үткәрергә, серләре белән уртаклашырга яраталар. Әмма беренче урында, әлбәттә, уку. Хәзер алар җитди сынауларга әзерләнә, тиздән аларга төп дәүләт иимтиханнары тапшырырга туры киләчәк, минем фәнем – инглиз теле буенча. Мин аларның ничек тырышуларын күрәм. Аларга имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса