Ул республиканың иң яхшы ун билингваль балалар бакчасы исемлегенә керде.

Ленино-Кокушкино балалар бакчасы "Родничок" "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика гранты җиңүчесе булды һәм 500 мең сумлык грант отты.
Җиңүче Грант татар телендә белем бирүче төркемнәрдә сөйләм үсеше буенча заманча инновацион технологияләр кертү аша ике телле белем бирүне үстерүгә юнәлдереләчәк.