Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәгариф министрлыгы салкыннарда мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү тәртибе турында аңлатты

Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат сәркатибе Алсу Мөхәммәтова сөйләде.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәптә дәресләрнең кышын нинди һава температурасында туктатылырга мөмкинлеген аңлаттылар.

«Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында -23 градуста, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында -25 градуста дәресләр булмаска мөмкин», — дип сөйләде Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат сәркатибе Алсу Мөхәммәтова.

Моннан тыш, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында -27 градус булганда, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында -30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында -32 градус салкын булганда, дәресләр туктатыла.

Ачык һавада физкультура дәресләрен кече сыйныф укучылары өчен һава температурасы -3 градустан түбән булмаган һәм җил тизлеге 6-10 м/с артмаган очракта гына үткәрергә мөмкин. Өлкән сыйныф укучылары өчен исә -10 градустан түбән булмаган һәм җил 6-10 м/с көчлерәк булмаган очракта рөхсәт.

Министрлык шулай ук -25 градус һәм аннан түбән температурада балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларның муниципалитет чигеннән чыгуын туктатырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса