Мәктәп укучыларының язгы ял каникуллары 28 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк
Мәгариф

Мәктәп укучыларының язгы ял каникуллары 28 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк

Бу хакта Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте

Мәктәпләрдә язгы каникулларның даталары билгеле булды.

«Гомуми белем бирү оешмаларына язгы каникулларны 2026 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр үткәрергә тәкъдим ителә», – диде Кравцов.

Укучыларның кышкы каникуллары 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итте.