Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпне тәмамлаучылар өчен алтын һәм көмеш медаль тапшыру кагыйдәләре расланды

Исегезгә төшерәбез, көмеш медаль мәктәпләргә быелдан кайтарылды.

«Укудагы аерым уңышлары өчен» I дәрәҗә алтын медаль чыгарылыш сыйныф укучыларына йомгаклау билгеләрендә барлык уку предметлары буенча «бик яхшы» торганда һәм шул ук вакытта рус теленнән БДИ 70 баллдан да ким булмаган очракта биреләчәк. Шулай ук тагын бер дисциплина буенча БДИдан ким дигәндә 70 балл җыярга кирәк, диелгән «Российская газета» хәбәрендә.

«Укудагы аерым уңышлары өчен» II дәрәҗә көмеш медаль барлык уку фәннәре буенча «бик яхшы» һәм «яхшы» билгеләре икедән артык булмаган чыгарылыш укучыларына тапшырыла. Шулай ук БДИ балларына бәйләнеш бар: «рус теле» буенча ким дигәндә 60 балл һәм сайлау предметларының берсе буенча БДИдан 60 баллдан ким булмау каралган.

Исегезгә төшерәбез, көмеш медаль мәктәпләргә быелдан кайтарылды. Ул югары уку йортына кергәндә БДИ нәтиҗәләренә өстәмә 3 балл бирә алачак. Алтын медаль бүгенге көндә 5кә кадәр өстәмә балл бирә.

Медальләр сурәтенә килгәндә, ике бүләк тә бер диаметрлы (40 мм) һәм бер калынлыкта (3 мм), бары төсе буенча гына аерма бар: алтынсу һәм көмешсу төстә. Медальләр РФ Дәүләт гербы сурәтләнгән пластик футлярда биреләчәк. Алтын медальләр өчен кызыл төстәге, көмеш өчен зәңгәр төстәге футляр каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса