Марина Харитонова: «Мәгариф өлкәсенең төп сыйфат күрсәткече - балаларның уңышлары»
Питрәч районы мәгариф бүлеге башлыгы узган ел нәтиҗәләре белән уртаклашты
- Районның балалар бакчаларына 2915 бала йөрде, район мәктәпләрендә 7457 кеше белем алды.
Узган уку елы белән чагыштырганда, мәктәпкәчә белем алучы балалар артты, әмма балалар бакчаларына чират тотрыклы рәвештә югары булып кала – 3512 бала.
«Алгоритм» технологик лицее, Көектәге “Әкият” һәм Яңа Шигали авылындагы «Росток» балалар бакчалары төбәк инновацион мәйданчык статусын алдылар.
Педагоглар грант проектларын уңышлы якладылар. Шуның ярдәмендә 4 белем бирү учреждениесе 500әр мең сум, 2 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе берәр миллион сум акча отты. 6 хезмәткәр «Татар телендә укыткан педагогик хезмәткәрләргә ярдәм» республика гранты кысаларында 50шәр мең сум, 5 кеше - «Безнең иң яхшы методист» республика гранты кысаларында 130ар мең сум акча, 2 педагог «Ел укытучысы» һәм «Ел тәрбиячесе» Бөтенроссия конкурсларының зона этапларында җиңү яулады.
Мәгариф өлкәсенең төп сыйфат күрсәткече - балаларның уңышлары. 30 Питрәч укучысы республика, төбәк һәм Россия этаплары олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча барлык укучылар да аттестатлар алды. Югары балл җыючылар саны 10 кешегә артты: сигез фән буенча 56 укучы сиксән яки аннан да күбрәк балл җыйды. 101 чыгарылыш сыйныф укучысының 20се Россия үрнәгендәге “За отличие" медальләрен алды. 2022 нче елның яңалыгы - эш атнасының флаг күтәрү, гимн башкару тантанасы белән башлануы һәм флагны төшерү тантанасы белән тәмамлануы.
Питрәчнең беренче һәм икенче мәктәбендә, Пановка мәктәбендә махсус хәрби операциядә һәлак булган Динар Хаметов, Сергей Харламов, Сергей Кравчин һәм Вячеслав Казаков истәлегенә мемориаль такталар куелды.
Мобилизацияләнгән ирегетләрнең гаиләләре белем бирү учреждениеләрендә, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә түләүле хезмәтләрне бушлай ала, балаларны районның мәгариф оешмаларына чираттан тыш урнаштыра, мәктәпләрдә түләүсез туклану белән тәэмин ителә башлады һәм балалар бакчалары өчен түләүдән азат ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа