Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпкә шат күңел белән баралар

Питрәчтә балалар шәһәрчегендә "Мәктәпкә җыенырга булыш" традицион хәйрия акциясе үтте, ул аз тәэмин ителгән, күп балалы гаилә балаларына, ятим балаларга, инвалид балаларга, эшсез ата-аналар балаларына һәм тормышта авыр хәлдә калган балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Яңа уку елында районда 386 бала беренче сыйныфка укырга керәчәк. Әлеге балаларның 42се "Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясендә катнаша. Бу көннәрдә алар барысы да иң дулкынландыргыч бәйрәм - Белем көнен көтеп яши.

Ел саен акциягә кушылучы бизнес, район оешма һәм предприятиеләре вәкилләре, шулай ук изге күңелле, мәрхәмәтле гап-гади гражданнар саны арта гына бара. Алар барысы да Питрәчнең булачак беренче сыйныф укучылары мәктәпкә бүләксез калуларын теләми һәм Белем көненең укучылар күңелендә иң якты, матур бәйрәм буларак истә калдыруларын тели.

Сүз уңаеннан, республика программасы кысаларында беренче сыйныфка баручыларга гына түгел, ә 2-11 сыйныфта белем алучы 152 балага да ярдәм күрсәтелә, район торак пунктларында яшәүче балаларга мәктәп портфеле комплектлары өләшенә.

Бу көнне 42 булачак беренче сыйныф укучысы мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр алды.

Тантаналы чарада район башлыгы Эдуард Дияров, Татарстан Республикасының баш дәүләт санитария табибы Марина Потяшина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюков ярдәмчесе Гүзәлия Минкина чыгыш ясады һәм беренче сыйныф укучыларына тырышып укуларын теләде, изге теләкләрен җиткерделәр.

Изге теләкләр һәм музыкаль бүләкләрдән соң балаларга портфельләр тапшырдылар, чара ахырында һәркемне күңелле аттракционнар көтә иде.

- Без Ленино-Кокушкинодан килдек, - диде елмаеп, Ленино-Кокушкино мәктәбе хезмәткәре Айгөл Мәрданова. - Безнең гаиләдә өч бала, без икенче тапкыр "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясендә катнашабыз. Бүген кызым Ралинага портфель бирделәр.

Әлеге гаиләнең өченче бала алып кайтуга ничек батырчылык итүләре турында сорагач, Айгөл:

- Куркып калмаска кирәк, мондый гаиләләргә дәүләт һәрьяклап ярдәм итә, шулай ук, социаль хезмәт, мәктәп тә булыша. Без барысына да рәхмәтле.

"Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясе районда тугызынчы ел рәттән үткәрелә. Соңгы өч елда 600 дән артык 1-11 сыйныф укучыларына ярдәм күрсәтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса