Мәктәпкә җыеныр өчен 25 мең кирәк
Россия икътисад университеты белгечләре баланы мәктәпкә әзерләүнең күпмегә төшкәнен исәпләп чыгарган. Узган ел әлеге күңелле мәшәкать өчен 17500 китсә, быел кесәдән 25180 чыгарасы.
“Путин акчасы” гаиләләр өчен зур ярдәм булса да, ул мәктәп кирәк-яракларының яртысын гына капларга җиткән. Әйтик, 1 нче сыйныфка баручы кызга сарафан алу өчен былтыр 3500 кирәк булса, быел 500 сумга күбрәк түлисе. Аяк киеме 1300дән 1850гә күтәрелгән. Кыскасы, һәр киемгә бәя арткан. Әле бит күлмәге дисеңме, аяк киемеме, башкасымы – икешәр-өчәрне сатып алырга кирәк. Акчаны янга калдыру өчен белгечләр ташламалы бәяләрне эзләргә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа