Питрәч беренче мәктәбе миллион сумлык грант иясе булды
Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Россия Герое И.А.Додосов исемендәге 1 нче Питрәч мәктәбе бер миллион сумлык «Мәктәптә физика-математика алгарышы» грантына лаек булды.
Конкурс Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләре арасында физика-математика фәннәрен укыту дәрәҗәсен күтәрү максатында үткәрелә.
Грант педагогларны матди бүләкләүгә, шулай ук аларның һөнәри квалификациясен күтәрүгә юнәлдереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia