Питрәч беренче мәктәбендә беренче кыңгырау чыңлады
Биредә беренче сыйныф укучылары биш сыйныфта укыячак.
Район үзәгенең беренче мәктәбендә бу уку елында 870 укучы укыячак, шуларның 32се - унберенче сыйныф укучылары. Мәктәп парталары артына беренче тапкыр 122 кыз һәм малай утырачак.
Белем көненә багышланган тантаналы линейкага балаларның әти-әниләре, туганнары, дуслары килде, ә балаларны яңа уку елы башлану белән мәктәп һәм район хакимияте вәкилләре котлады.
Замирә - Гүзәл һәм Җәүдәт Мрасовлар гаиләсендә өлкән бала.
Бүген кызыбыз мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлый, безнең гаилә өчен бу шатлык, горурлык. Бераз борчулы да, чөнки алда зур җаваплылык көтә. Кызыбыз җырларга, биергә, рәсем ясарга ярата, яхшы укыр дип өметләнәбез», - ди ата-аналар.
Зилә Вәлишинаны беренче сыйныфка озатырга әнисе Флүзә, әтисе Азат һәм дәү әнисе Ләлә Галимовна килгән.
Безнең Зилә укырга, рәсем ясарга ярата, ул бик аралашучан", - дип уртаклаштылар алар.
ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа