Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч беренче мәктәбендә капиталь ремонт ахырына якынлаша

Капиталь ремонт республика программасы буенча дәвам итә

Фото: © Рәсил Гыйләҗев / «Питрәч-информ»

Питрәч беренче мәктәбендә өстәмә блок – «Радуга» корпусында капиталь ремонтның икенче этабы башланды. Биредә ОБЖ, технология, «Үсеш нокталары», өстәмә белем бирү кабинетлары урнашкан. Ике бүлмәне берләштерү нәтиҗәсендә зур музей барлыкка киләчәк һәм спорт залының мәйданы артачак.

– Түбәне алыштыру, вентиляция фасадын урнаштыру, эчке бизәү, инженерлык эшләре, җиһазлар белән тулысынча тәэмин итү, – дип санап китте башкарылган эшләрне төзелеш компаниясе генераль директоры урынбасары Дмитрий Рогов. – Финишка җитәбез. Бинада төп эшләр тәмамланган, территорияне төзекләндерү 15 августка кадәр тәмамланачак, – дип билгеләп үтте ул.

Фото: © Рәсил Гыйләҗев / «Питрәч-информ»

Йөгерү юлы, футбол, волейбол уйнарга мөмкин булган спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Исемлеккә шулай ук койма урнаштыру да керә. ГТО нормаларын тапшыру мәйданчыгы калачак, ләкин ул башка урынга күчәчәк.

Капиталь ремонт республика программасы буенча дәвам итә, финанслау 169 млн сум тәшкил итә.

Ике объектка да район җитәкчесе Рәис Сөләйманов җитәкчелегендәге комиссия килде, Питрәч мәктәбендә Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев та булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса