Питрәч иректорлары заманча мәктәп белән идарә итү үзенчәлекләре турында сөйләде
Үз фикерләре белән Богородск урта мәктәбенең элеккеге директоры һәм Татар Тау Иле урта мәктәбе директоры уртаклашты
Педагог, психолог, менеджер, стратег, финансист һәм уңышлы идарәче – болар барысы да мәктәп директоры турында. Әгәр мәктәп штурвалында бу сыйфатларны үзендә берләштергән кеше булса, уку йорты – ышанычлы кулларда дип әйтергә була.
Розалия Зарипова, Богородск урта мәктәбенең элеккеге директоры
– Розалия Абдулкәбировна, сезнең Богородск мәктәбе директоры вазыйфасындагы стажыгыз 29 ел тәшкил итә. Мәгариф оешмасы белән җитәкчелек итү серләре белән уртаклашыгыз әле. Бу яшь директорларга да, тәҗрибәле менеджерларга да файдалы булыр.
– Бернинди дә, хәтта иң алдынгы мәктәп директоры да, укытучыдан башка бернәрсә дә эшли алмый. Укытучы – мәктәп оешмасының төп двигателе, аның капиталы. Иң заманча, фән һәм техника белән җиһазландырылган, яңача ремонтланган мәктәп тә, креатив, мәгълүмати яктан грамоталы, кызыксынучан, иҗади педагогтан башка, инновацион үсешкә сәләтле булмаячак, алга китә алмаячак. Эштә өстенлекле юнәлеш – фикердәш укытучыларның профессиональ командасын булдыру. Беренче планда мәктәп директорының хезмәткәрләргә ихтирамлы мөнәсәбәте, һәркемнең фикерен исәпкә алу, аңлау, укытучыны нигезсез тәнкыйтьтән яклау булырга тиеш. Мәктәп директоры һәрбер хезмәттәшенең: яшь белгечнең дә, стажлы педагогның да, тырыш һәм күндәм, идеясе ташып торган һәм үз вазифасын намус белән башкаручы һәр укытучының кадерен белергә тиеш.
– Сез ничек уйлыйсыз, теләсә кайсы укытучы директор була аламы?
– Соңгы вакытта мәктәп директорларына карата таләпләр тамырдан үзгәрде. Хәзер директор - профессиональ сыйфатлар җыелмасына ия менеджер. Ә бу сыйфатларны формалаштыру өчен махсус әзерлек кирәк. Һәрбер яхшы укытучы да, еш кына директор итеп укытучылар билгеләнә, яхшы идарәче була алмый. Идарә итүнең максаты, ким дигәндә – оешманың оптималь эшләвен, максимум – аның үсешен тәэмин итү. Директор вазыйфасына алынганда, квалификацияне даими күтәрү кирәклеген истә тотарга кирәк.
Һәм тагын бер киңәш. Мәктәп директоры социумның иҗтимагый тормышында катнашырга, актив тормыш позициясендә булырга тиеш, бу җәмәгатьчелектә танылуга китерәчәк.
– Мәктәптә белем бирүгә системалы рәвештә актуаль әһәмиятле яңалыклар кертелә. Укытучылар коллективына инновацияләрне ничек кертергә?
– Теләсә нинди яңалык аның буенча ачыктан-ачык фикер алышудан соң ук кабул ителмәячәк һәм гамәлгә ашырылмаячак, теләсә нинди инновацион башлангычка коллективның төп өлеше башлангыч этапта һәрвакыт саклык белән карый, ә кайберләре хәтта каршылык күрсәтә. Яңалыкның файдалы һәм үз вакытында булуына ышанган иҗади төркем булдырырга кирәк, алар акрынлап инновацион идеяләрне коллективның төп өлешенә җиткерәчәк һәм әлеге идеянең мәгариф учреждениесен үстерү өчен иң кирәкле яңалык булуын исбатлаячак.
– Розалия Абдулкәбировна, хезмәткәрләрне инициатива күрсәтергә ничек рухландырырга?
– Яшь директор еш кына үз-үзен тотышы белән хезмәткәрләрнең инициативасын туктата. Ул барлык карарларның да үзе белән килештерелүен тели, чөнки ул хезмәттәшләре төзәтеп булмаслык ялгышлар җибәрер дип курка. “Үзем эшләсәм, яхшырак булыр” дигән позиция директорның артык күп эшләве сәбәпләренең берсе булып тора. Хезмәттәшләрегезгә бераз ирек һәм мөстәкыйльлек бирегез. Мөстәкыйль сайланган карар өчен һәркемдә җаваплылык хисе артачак. Барлык проблемаларны үзе генә хәл итүче директорның турыдан-туры вазыйфаларын үтәүгә вакыты җитми башлаячак, чөнки ул завуч, укытучы һәм башка белгечләрнең вазыйфаларын үтәүгә китәчәк. Карарлар кабул итүдә хезмәттәшләрегезнең мөстәкыйльлеген хуплагыз.
– Сезнеңчә, директор эшчәнлекнең кайсы юнәлешенә аерым игътибар бирергә тиеш?
– Контроль – директорлык эшендәге бу юнәлеш еш кына йомшак звено булып тора. Үз хезмәткәрләреңә ышану – яхшы эш, әмма кайвакыт тикшерү кирәк, чөнки барлык кешеләр дә үз хаталарын мөстәкыйль рәвештә күрә алмый. Әгәр хаталар зур булмаса, аларны “күрмәскә” була, бу хезмәткәрнең күңелен төшермәс, эшләү теләген юк итмәс өчен кирәк. Җәза – дисциплинасыз педагог өчен соңгы чара, һәм ул еш кына килеп туган хәлне тамырдан үзгәртә. Әңгәмә, киңәш бирү юлы белән эшнең дөрес булмавын аңлату, ярдәм итү яхшырак. Өстәвенә, моны аулакта эшләргә кирәк, ә бөтен коллектив катнашында түгел. Яхшы гамәлләр өчен бүләкләгез, хуплау белдерегез, һәм һичшиксез моны кеше алдында – укучылар һәм ата-аналар каршында эшләгез.
Бүләкләү – матди яктан да, рухи яктан да эштә зур стимул. Кешегә ышаныгыз, тирә-юньдәгеләрдә начарлыкка караганда яхшылыкны ешрак күрергә тырышыгыз, хезмәттәшләрегезгә үз һөнәрләренә чиксез бирелгән кешеләргә караган кебек карагыз. Көндәлек эш-мәшәкатьләргә чумган директор түгел, ә оптимистик һәм шат күңелле булырга тырышыгыз.
Идарә эшендә, мөмкин булганча, демократик идарә итү стилен кулланыгыз, ә кайвакыт авторитет, таләпчәнлекне дә игътибарсыз калдырырга ярамый.
– Һәркемгә билгеле булганча, планлаштыру теләсә кайсы оешма белән идарә итүдә иң мөһим этапларның б е р с е б у л ы п т о р а . Сезнең бу юнәлештәге киңәшләрегезне ишетәсе килә.
– Планлаштыру иң мөһим бурычларны билгеләргә ярдәм итә, вакытны агымдагы мәсьәләләрне хәл итү белән генә түгел, ә перспективалы мәсьәләләр белән шөгыльләнергә өйрәтә.
Документлар белән эшләү эш вакытының 30-70 процентын ала. Килгән документларны “фильтрларга” өйрәнергә, турыдан-туры директор карарын таләп иткәннәрен сайлап алырга кирәк. Тапшырыласы документлар белән эшләгәндә урынбасарларга күбрәк ышанырга өйрәнегез.
Җитәкчелек итүнең заманча стиле җитәкче үз янәшәсендә үз компетенциясе кысаларындагы карарлар кабул итү өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга сәләтле квалификацияле белгечләр булдырудан гыйбарәт.
Эшлекле очрашулар, киңәшмәләр, планеркалар мәктәпнең эш маршрутын планлаштыруда сизелерлек роль уйный. Җитәкченең чыгышы кыска булырга тиеш, якынча 10 тәкъдим. Эш-гамәлләргә кыскача объектив юнәлеш бирергә кирәк. Таләпләр һәркемгә аңлаешлы һәм киләчәккә юнәлдерелгән булырга тиеш. Әгәр ниндидер карар кабул ителгән икән, аның үтәлешен катгый контрольдә тотарга кирәк. Эшкә вакыт калсын өчен килүчеләрне кабул итүнең катгый графигын билгеләргә кирәк. Вакытны педагогик коллектив, һәр укытучы белән шәхсән танышуга гына түгел, ярдәмче персонал хезмәткәрләр белән дә танышуга сарыф итәргә кирәк.
– Тәҗрибәгез, мәктәп җитәкчесенең хезмәтен оештыруга карашыгыз белән уртаклашуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Һичшиксез, күп кенә җитәкчеләр үзләре өчен файдалы аспектларны алыр. Сүз ахырында, хезмәттәшләрегезгә киңәшләрегез?
– Башта син авторитет булдыру өчен эшлисең, аннары авторитет сиңа эшли. Җитәкче – ул идарә итү генә түгел, ә һәркем өчен зур җаваплылык. Әгәр эшеңдә уңышка ирешкәнсең икән – бу яхшы, әмма бу әле бәхет түгел. Бәхет – эштән, тормыштан, балалар белән аралашудан ләззәт алу.
Һәм тагын. Мәктәп директоры вазыйфасында ничә ел эшләсәң дә, син уйланудан туктамыйсың, үзеңнең һәр идарә итү адымыңны уйлыйсың, үзеңә бер минутлык карарлар кабул итәргә юл куймыйсың. Җиде кат үлчә, бер кат кис дип юкка әйтмәгәннәр. Аның каравы, тәҗрибә белән кешеләрне, аларның хезмәт нәтиҗәләрен бәяләргә, уңышны да, вакытлы уңышсызлыкларны да кабул итәргә, үз-үзеңне тоту мотивларын аңларга өйрәнәсең. Директорлык стажы, һөнәри тәҗрибә – ул яхшылыктан бигрәк авыр йөк. Максатчаннар юлын таба. Мин булмасам, кем?
Раилә Мифтахова, Татар Тау Иле урта мәктәбе директоры
– Раилә Рәфкатовна, сез балачактан мәгариф өлкәсендә эшләргә хыялландыгызмы?
– Шулай дип әйтсәң дә була. Балачакта дус кызларым белән “мәктәпле” уйнарга ярата идек. Мәктәптә укыганда математика яраткан фәннәрнең берсе иде. Шуңа күрә дә мәктәпне тәмамлагач, укытучы һөнәрен сайладым. 1984 елдан бирле мәгариф өлкәсендә хезмәт итәм. 22 ел директор вазифасында.
– Директор нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Төп сыйфатлары – җаваплылык, гаделлек хисе, балаларга, хезмәттәшләргә һәм, әлбәттә, үз һөнәреңә мәхәббәт. Мин бит мәктәптә укучы һәм эшләүче һәркем өчен җаваплы кеше.
– Сезнең эшегез нәрсәдән гыйбарәт?
– Директорның эше уку процессын дөрес оештырудан һәм аны контрольдә тотудан гыйбарәт дип уйлыйм. Ашханәдә балалар өчен ризыкның әзер булуы, мәктәптә кыңгырау чыңлавы, укытучыларның дәресләрне яхшы алып барулары, ә балаларның яхшы укулары – болар директорның көндәлек хезмәте.
– Балаларның хәзерге буыны "авыр", диләр. Сез моның белән килешәсезме?
– Теләсә кайсы яңа буын элеккеге буын өчен “авыр” була, чөнки яшьләр тормышка ниндидер яңа, гадәти булмаган нәрсәләр кертә, аларның күзаллаулары икенче.
– Әгәр дә сез директор булмасагыз, кем булырга теләр идегез?
– Укытучы, чын укытучы. Бүгенге көндә мәгариф системасында төп проблемаларның берсе – кадрлар мәсьәләсе. Яшьләр шул юнәлештә укый, тик башка юл белән китә.
– Тәҗрибәле педагог буларак әйтегез әле, моның сәбәбе нәрсәдә?
– Хезмәт хакы, эш йөкләнеше, ата-аналар тарафыннан начар мөнәсәбәт, торак булмавы… Санап китсәң, укытучы һөнәренә кагылышлы проблемалар бик күп. Шулай булгач, укытучылар җитмәвенә, һөнәрдән күп китүләренә аптырыйсы да юк. Элек укытучы абруйлы һәм хөрмәткә лаек кеше иде. Хәзер исә укытучы статусы түбәнәйде.
– Проблемалар күп булса да, мәктәпкә килүче яшьләр бар бит. Менә аларга нинди киңәшләр бирер идегез һәм ничек ярдәм итәр идегез? – Мин яшьләр белән, бигрәк тә һөнәри юлын яңа гына башлаган яшь укытучылар белән аралашырга яратам. Яшьләр эш башында төрле проблемалар белән очраша. Кайчак күңелләре дә төшә, шуңа аларга ярдәм, тәҗрибәле остазлар кирәк. Һәрвакыт ачык, игътибарлы, гадел булыгыз, башкарган эшләрегездән курыкмагыз. Иң мөһиме – үз предметыңны ярату һәм һәрвакыт анда ниндидер яңалык табу.
– Озак еллар коллектив белән ничек шулай дус эшләргә була?
– Эштән курыкмаска, балалар, коллектив, ата-аналар белән уртак тел табып, бар эшнең дә яхшы ягын, кешеләрнең дә яхшылыкларын гына күреп эшләргә, яшәргә кирәк. Алга таба да бергәләп эшләргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа