Балалар олимпиадаларда һәм конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясадылар

Кирилл Янкин, Леонид Молотов, Мирослава Ефремова, Игнатий Иванов, Вадим Юматов, Ильяс Сәйфуллин һәм Нияз Мөхәммәтшин
2026 елда укучыларыбыз республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендә уңышка ирештеләр, төгәл һәм табигый фәннәр белән кызыксынуларын расладылар. “Физика-математика алгарышы” юнәлешендә җиңүчеләр булып Питрәч 1 нче урта мәктәбе укучылары Кирилл Янкин, Леонид Молодов һәм Адилә Ситдыйкова танылды. Кирилл 5-7 сыйныф укучыларының “Тропой открытий В.И. Вернадского” Бөтенроссия тикшеренү эшләре конкурсында җиңүче булды, ә Адилә математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призерлар рәтенә керде.
Тагын бер җиңүче – “Алгоритм” технология лицееның 11 сыйныф укучысы Альберт Шиһабетдинов. 2025 елның сентябреннән ул “Стандарт булмаган мәсьәләләрне чишү” математика түгәрәгендә шөгыльләнә. Түгәрәкнең җитәкчесе – математика укытучысы Руфия Һидиятулла кызы Нигъмәтҗанова. 2025-2026 уку елында Альберт физика буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабында, шулай ук “Технологик лидер-2025” районара фәннигамәли конференциясендә “Мин – тикшеренүче” номинациясендә призер булды.
2026 елда физика, химия, биология, экология һәм тикшеренү эшчәнлеге белән мавыккан укучыларны берләштергән “Физикахимия алгарышы” проекты старт алды. Җиңүчеләр арасында – Питрәчнең 1нче мәктәбеннән берьюлы берничә укучы: Мирослава Ефремова, Игнатий Иванов, Вадим Юматов, Лиля Таҗиева һәм Вилена Ланочкина.
Күппрофильле лицей укучысы Давид Назаров балачактан ук табигать белән мавыга. Бу кызыксыну күбесенчә аның әтисе – эколог һәм өстәмә белем бирү педагогы Наил Госман улы Назаров аркасында барлыкка килгән. Бүген Давид хәтта тышкы яктан да бик охшаш үсемлек төрләрен аера ала. Укучы беренче җитди тикшеренүен әтисенең кече Ватаны – Ютазы районындагы “Урдалы – Тау” табигать һәйкәленә багышлаган. Давид геоботаник методларны кулланып, территориягә флористик анализ үткәрә. Янәшә генә урнашкан төньяк һәм көньяк сөзәклекләр үсемлекләрнең төр составы буенча бер-берсеннән шактый аерыла икән. Укучы барлыгы 51 төрне ачыклаган, алар арасында Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сигез төр һәм Россиянең Кызыл китабыннан бер төр бар. Аның фәнни җитәкчеләре – география укытучысы Дарья Олеговна Забирова, биология укытучысы Клара Равил кызы Садртдинова, шулай ук аның әтисе.
Күппрофильле лицейның икенче җиңүчесе Даниил Потаповның тикшеренүе икмәк-күмәч эшләнмәләрендәге күгәрек гөмбәләргә багышланган. Ул температура, дымлылык һәм төрү ысулының йогынтысын тикшереп, бодай һәм арыш ипиләре үрнәкләре белән дүрт эксперимент үткәрә. Микроскоп ярдәмендә ул продуктларда үсә торган күгәрек гөмбәләрне өйрәнә. Эксперимент укучыга ипине саклауның төрле ысулларын чагыштырырга мөмкинлек бирә. Иң кызыклы күзәтүләрнең берсе кәгазь пакетның дымлылыгы кимү аркасында күгәрек үсешен акрынайтырга сәләтле булуы булды. Даниилның фәнни җитәкчесе – биология укытучысы Венера Николаевна Юлдашева.
“Физика-химия алгарышы” проектының тагын ике акчалата бүләкләү иясе – Шәле мәктәбе укучылары Ильяс Сәйфуллин һәм Нияз Мөхәммәтшин. Аларның җиңүгә юллары бер ел гына дәвам итмәгән. Укытучы Наилә Исмәгыйль кызы Җәләлиева җитәкчелегендә укучылар әйләнә-тирә дөнья белән кызыксынуны тулы канлы тикшеренү эшенә әверелдерергә өйрәнделәр. Аларның казанышлары арасында – “Ломоносов укулары” Бөтенроссия фәннигамәли конференциясе һәм “Тропой открытий В.И. Вернадского” конкурсының төбәк этабы лауреатлары дипломнары һәм башкалар.