Дәресләрдән тыш балалар өчен күңел ачу чаралары да оештырылды

Питрәч районында «Минем Ранчо» ял итү базасында Апанай мәдрәсәсендә укучы мәктәп яшендәге ир балалар өчен дини дәресләр үткәрелде. Бу хакта «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге»нең матбугат бүлеге җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова хәбәр итте.
«Дәресләрдән тыш балалар спорт белән шөгыльләнделәр, Мишә елгасында балык тоттылар, Әлбәдән авылында урнашкан Советлар Союзы Герое, Брест крепостеның соңгы саклаучысы Петр Гаврилов музеен зиярәт иттеләр, шулай ук милли көрәш белән таныштылар. Ахыргы көнне балалар өчен викторина үткәрелде, бүләкләр бирелде. Ял көннәре бик файдалы һәм күңелле узды», – диелә хәбәрдә.