Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч районында балалар өчен тренерлар һәм мәктәпләрдә түгәрәкләр җитми

Бу хакта ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышында билгеле булды.

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов яшьләр сәясәте буенча проблемалы мәсьәләләр турында сөйләде.

«Проблемаларның берсе – мәктәпләрдә балаларга өстәмә белем бирү өчен түгәрәкләр саны җитмәү. Икенче кыенлык – тренерлар ставкалары булмау, бу ишегалларында спорт мәйданчыкларында эшне оештыруның сыйфатына тәэсир итә», - дип билгеләп үтте Илһам Миңнеханович.

Ул Көек авылында балаларга өстәмә белем бирү оештыру мәсьәләсе кискен торуына игътибар итте. Аның сүзләренчә, инде быел көз барлык теләүчеләр өчен учреждениеләрдә урыннар җитмәскә мөмкин.

Шул ук вакытта муниципалитет җитәкчесе уңай моментлар турында да сөйләде. Мәсәлән, гомумроссия иҗтимагый-дәүләт «Беренчеләр хәрәкәте» районның 11 мәктәбендә гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса