Биредә бер гаиләнең дүрт буыны бу көннең шатлыгын бергә уртаклашты.
Беренче кыңгырау әле яңгырамаса да, Питрәч, Колай һәм Ленино-Кокушкино авылларыннан 83 беренче сыйныф укучысы өчен бәйрәм инде башланды. Район үзәгендә ел саен уздырыла торган “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе кысаларында мәктәп портфельләрен тантаналы рәвештә тапшыру чарасы үтте. Бәйрәмчә киенгән балалар, дулкынланган әниләр һәм әбиләр, шигырьләр, җырлар һәм истәлеккә бергә төшкән фотосурәт – болар барысы да августның бу җылы көнен онытылмаслык итте.
Бәйрәмне ачып, Питрәч муниципаль районы башлыгы Рәис Сөләйманов үз сүзен җиткерде:
– Ел саен уздырыла торган “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе төрле һөнәр, яшь һәм катлам кешеләрен бер мөһим максат тирәсендә берләштерә – балаларга яңа уку елы башлануга әзерләнергә булышу. Бу көнне һәр бала шат һәм үзен ышанычлы хис итәргә тиеш.
Район башлыгыннан тыш, тантанада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сария Сабурская һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт программаларын гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Фәридә Зәйнетдинова да катнашты.
Быел район оешмалары, учреждениеләре һәм шәхси эшмәкәрләре ярдәме белән Питрәч районының 830 баласына ярдәм күрсәтеләчәк. Шуларның 420се барлык кирәкле канцелярия кирәкяраклары белән тулыландырылган яңа портфельләр алачак. Тагын махсус хәрби операциядә катнашучыларның 420 баласы мәктәпкә әзерләнү өчен районнан махсус түләүләргә лаек булачак.
Күрсәтелгән кайгыртучанлыкка җавап итеп, беренче сыйныф укучылары микрофон каршына чыгып шигырьләр укыдылар. Игезәкләр Анна һәм Анастасия Гришаниналар портфельләр алырга әниләре Ирина Вячеславовна һәм карт әбиләре Валентина Алексеевна белән килгән иде. Биредә бер гаиләнең дүрт буыны бу көннең шатлыгын бергә уртаклашты.
Ирина Вячеславовна барлык ата-аналар исеменнән микрофон аша рәхмәтен белдерде:
– Барлык ата-аналар исеменнән бу акциядә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт әйтәсе килә. Сез әти-әниләргә балаларны мәктәпкә җыярга булышасыз. Ә безнең беренче сыйныф укучыларына бу матур портфельләрендә өйгә бары тик “бишле” билгеләре генә алып кайтуларын, укулары белән куандыруларын, укытучыларны тыңлауларын һәм мәктәптә үзләрен үрнәк итеп тотуларын телим.