Питрәч районында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
196 унберенче һәм 695 тугызынчы сыйныф укучысы мәктәпне бетерде
Фото: © Рәсил Гыйләҗев / «Питрәч-информ»
Россия Герое И.А. Додосов исемендәге беренче мәктәптә узган тантаналы линейкада район башлыгы Рәис Сөләйманов катнашты.
– Бүген бик матур, кояшлы көн, шулай да безгә бик моңсу, ләкин барысы да яхшы, киләчәктә дә бар да әйбәт булачак, без моңа ышанабыз, – дип соңгы кыңгыраудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар мәктәпне тәмамлаучылар Эльвина Шәехова һәм апалы-сеңелле Полина һәм Карина Гафаровалар.
Тантананың төп геройлары – унберенче сыйныф укучылары аеруча дулкынлана, аларның күңелен төрле уйлар, хисләр биләп алган: мәктәпне тәмамлау шатлыгы, имтиханнар өчен борчылу, балачак белән хушлашу, бу елларда һәрвакыт янәшәдә булып, ярдәм итеп торган кешеләргә рәхмәтле булу.
Бу мәктәпнең кайбер унберенче сыйныф укучылары бүген үк киләчәккә җитди планнар коралар.
– Алла боерса, БДИ тапшырам да КФУга укырга керәчәкмен. Аннары монда, туган җиремдә эшләргә телим, – дип уртаклашты безнең белән Ислам Тимергалиев.
Район башлыгы Рәис Сөләйманов барысын да уку елы тәмамлану белән котлады һәм һәр укучы үз юлын таба алачагына ышанычын белдерде.
– Сезгә тиңләшерлек һәм үрнәк алырлык кешеләр бар. Сезнең мәктәп Россия Герое Иван Алексеевич Додосов исемен йөртә, ул хәзер лаеклы хезмәт итә һәм Ватаныбызны саклый, – дип билгеләп үтте ул һәм укытучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Мәгариф учреждениесе директоры Нина Утяганова да педагогларга сабырлык, көч һәм сәламәтлек теләде:
– Соңгы кыңгырау – кем өчендер күптән көтелгән каникул вакытында мәктәптән ял итү мөмкинлеге, ә менә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу бераз моңсу чара, алар мәктәп белән саубуллашалар! Сезгә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын!
Әлеге мәктәп педагоглары арасында зур укытучылар династиясе вәкиле Лия Шәйдуллина да бар. Ул беренче мәктәпкә өч ел элек килгән. Бу көнне аның укучылары тугызынчы сыйныфны тәмамлый.
– Бүген минем өчен бик дулкынландыргыч көн, мин үземнең тугызынчы сыйныф укучыларым өчен борчылам, алар минем иң беренче укучыларым. Аларга бу тормышта үзләрен, үз юлларын табуларын һәм үз көчләренә ышануларын телим! – диде безгә яшь мәгариф белгече.
Тантананың төп геройларының әтиәниләре исеменнән Наилә Таҗиева мөрәҗәгать итте:
– Сез олы тормышка аяк басасыз һәм хәзер сезнең өчен бөтенләй башка дәресләр башланачак. Без сезгә дөрес, якты юл сайлавыгызны телибез һәм бернинди киртәләр дә сезне куркытмасын. Әти-әниләрегез, укытучыларыгыз, бөтен район сезнең белән горурланырлык дәрәҗәләргә ирешегез! – диде ул.
– Чыгарылыш сыйныф укучыларын алда җитди сынаулар көтә – төп дәүләт имтиханнары һәм бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова. – Алар барысы да имтиханнарны уңышлы тапшырырлар һәм үзләре сайлаган уку йортларына укырга керерләр, дип ышанам.
Бәйрәм линейкасы унберенче сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңы һәм саубуллашу вальсы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа