Питрәч районында мәктәпләрнең 1 сентябрьгә әзерлеген тикшерделәр
Мәгариф

Питрәч районында мәктәпләрнең 1 сентябрьгә әзерлеген тикшерделәр

Балалар куркынычсызлыгы контрольдә

Яңа уку елы алдыннан Питрәч районында мәктәпләрнең террорчылыктан саклануын тикшерделәр. Төп бурыч – укучыларның, педагогларның һәм персоналның иминлеге. Шулай ук учреждениеләрнең дәресләр башлануга әзерлеге дә бәяләнде.

Комиссия составына район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе, террорчылыктан саклану буенча сәркати Сергей Куранов һәм Питрәч районы буенча ОВО ПЦО башлыгы Виталий Ишимов керде. Чара район мәгариф бүлеге белән берлектә үткәрелде.

Белгечләр үткәрү режимын, видеокамералар һәм тревога сигнализациясе эшен тикшерделәр. Мәктәпләр янындагы коймаларны һәм яктырткычларны карадылар. Хезмәткәрләр өчен белешмәлекләргә һәм ашыгыч очракларда эш итү планнарына аерым игътибар бирелде.