Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча дәрес үткәрелде

Анда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы вәкилләре, аның җитәкчесе Марина Егорова катнашты.

Питрәчнең беренче мәктәбендә тугызынчы сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны белүгә багышланган дәрес үткәрелде.

Безнең һәркайсыбыз көненә бер генә тапкыр булса да сатып алучы була. Ипи алганда гына да кулланучы хокукларын бозуга юлыгырга мөмкин. Кибет киштәсендә товарга бер бәя язып куелган, ә аны икенче бәягә саталар. Шуны онытмагыз, сатучы товарны бәя язуындагы суммадан сатарга тиеш. Бу һәм башка очраклар балалар белән тематик дәрес вакытында каралды.

Дәрес уен формасында төзелгән. Балаларны өч командага бүлделәр һәм аларга телдән сораулар бирделәр.

– Сез товар сатып аласыз, ләкин соңыннан ул сезгә бөтен параметрлар буенча да туры килми. Мондый хәлдә ничек эш итәргә? Нинди шартлар үтәлсә, аны кире кайтарып була? – дип сорый балалардан Марина Ивановна.

– Ярлыклар, чек сакланса, товарга зыян килмәсә, аны кире кайтарырга була. Шулай ук чек булмаса да, товар кире кайтарылырга тиеш, – дип санап үтте Камилә Шәмсетдинова.

Аның яшьтәшләре, товар кулланылган булырга тиеш түгел, дип өстәде. Димәк, бу сез бәйрәмгә бер тапкыр кигән һәм сезгә ошамый башлаган күлмәк булса, аны кибеткә кире тапшырып булмый. Шулай ук сатып алганнан соң 14 көннән артык вакыт үтмәскә тиеш, бу вакытка кадәр сез аны кире кайтарырга хокуклы.

Уенның икенче өлешендә аларга танылган кинофильмнардан һәм мультфильмнардан фрагментлар күрсәтелде, аларда кайда кулланучы хокукларын бозуларын аңларга кирәк иде. Алар арасында «Как старик корову продавал» совет мультфильмы да күрсәтелде, ә анда товар турында тулы һәм дөрес булмаган мәгълүмат күрсәтелде.

Бер сорау да дөрес җавапсыз калмады. Кулланучылар хокукларын яклау темасын алар җәмгыять белеме дәресләре вакытында уза. Шулай ук яшь питрәчлеләр республика олимпиадасында катнашалар.

– Безнең мәктәп биш ел рәттән призлы урыннар яулады. Быел җиңүгә бер балл җитмәде, – дип билгеләп үтте җәмгыять белеме укытучысы Резеда Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса