Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч укучылары өлгергәнлек аттестаты алдылар

Район мәдәният йортында Питрәчнең беренче һәм икенче мәктәпләрен тәмамлау кичәсе узды.

Быел унберенче сыйныфны 96 укучы тәмамлады. Алар барысы да БДИны уңышлы тапшырдылар һәм урта мәктәпне тәмамлау турында аттестатлар алдылар. 

Чыгарылыш укучыларын район башлыгы Илһам Кашапов та котлады. Ул һәркемгә тормышта үз һөнәри юлын табарга теләде. 

- Иң мөһиме – һөнәр сайлау, үзегез сайлаган уку йортына керү. Һәм яхшы, грамоталы белгечләр булу. Башкарачак эшегезнең күңелегезгә рәхәтлек бирүе ик мөһим. Шул вакытта гына сезнең иң яхшы сыйфатларыгыз, сәләтләрегез тулысынча тормышка ашырылачак, - дип ассызыклады ул.  

Районда барлыгы 96 укучы мәктәпне тәмамлау турында аттестат алды. Аларның 12се медальгә ия булды. Питрәч икенче мәктәбе укучысы Виктория Галкина БДИ буенча 100 балл җыйды. 42 укучы бердәм дәүләт имтиханын югары баллга тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса