Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч укучыларына көн саен үз өстеңдә эшләү генә уңышка китерәчәк дип сөйләделәр

Район хакимияте бинасында Питрәч беренче мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча дәрес үткәрделәр.

Кеше өчен иң мөһим нәрсә ул һөнәр сайлау. Ул табыш кына түгел, рәхәтлек тә китерергә тиеш. Югыйсә, кеше үз юлын тиз генә тапмаячак. Башлангыч этапта ук бу аның юлы түгеллеген аңлагач, укуын ташлый ала. Яки, сабырлыгы җитеп яки ата-анасы теләген үтәп, диплом алачак, үзенә ошамаган белгечлек буенча эшли башлаячак, эшкә теләмичә генә йөриячәк һәм үз бурычларын теләртеләмәс кенә үтәячәк. Мондый хәл булмасын өчен, мәктәптән соң егетләр һәм кызлар алга таба үсеш өчен дөрес юл сайласын өчен, һөнәри юнәлеш бирү чаралары бар. Укучыларны төрле оешмаларга һәм учреждениеләргә чакыралар, алар өчен экскурсияләр үткәрәләр.

Күптән түгел Питрәч беренче мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары район хакимиятендә булдылар. Башта алар белән район башлыгы ярдәмчесе Венера Игнатьева һәм Совет Аппараты җитәкчесе Руслан Вәлиуллин аралашты. Аннары балалар өчен бина буйлап экскурсия оештырдылар. Мәктәп укучылары кабинетларга керделәр, төрле бүлекләр вәкилләре белән таныштылар. Район башлыгы Илһам Кашапов янында алар бик озак булдылар, ул балаларга үзе турында җентекләп сөйләде, аларга киңәшләр, үгет-нәсихәтләр бирде. Барлык һөнәрләр дә мөһим, дип билгеләп үтте. Иң мөһиме, эш табу, үз Ватаныңның патриоты булу һәм җәмгыятькә файдалы булу. Уңышка ирешүдә дисциплина, эшкә сәләтлелек һәм йокыдан иртә тору мөһим роль уйный.

– Беркайчан да ялкауланмагыз, көн саен үз максатыгызга таба барыгыз. Күп эшләргә кирәк, һәм моның өчен күп вакыт кирәк. Мин иртәнге 4.30да торам, 6-6.15тә эшкә киләм, – диде Илһам Миңнеханович. 

Бу физик-математик юнәлешле класс иде, әмма күп кенә укучылар үзләрен башка юнәлештә күрәләр, шулай да балаларга үзләре белмәгән өлкәдә булу, анда эшнең ничек баруын күрү ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса