Питрәч укытучысы республика фестивалендә авторлык эшләнмәләрен тәкъдим итте
Мәгариф

Питрәч укытучысы республика фестивалендә авторлык эшләнмәләрен тәкъдим итте

Ул мастер-класс үткәрде

Фото: © Ольга Золинаның шәхси архивыннан

Питрәчнең 3 нче «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Золина «Туган тел Фест» VI Республика Туган тел фестивалендә спикер буларак чыгыш ясады. Ул «Дуслар жыелган жирдә» мастер-классы үткәрде, анда татар телен өйрәнү буенча авторлык дидактик уеннары күрсәтте.

Әлеге эшләнмәләрнең үзенчәлеге шунда – барлык әсбаплар үз материаллардан эшләнгән, бу исә методиканы аңлаешлы һәм гамәли итә.