Ул III дәрәҗә дипломга ия булды
Питрәчле Ләйсән Миндубаева "Даниил Гранин. Укылмаган вакыт" Бөтенроссия конкурсының "Бөек Петр белән кичәләр" номинациясендә катнашты һәм "Даниил Гранин иҗатында Бөек Петр шәхесе" темасына эссе язды.
- Эшне язганда Даниил Гранин хезмәтләренә багышланган мәкаләләрне, диссертацияләрне өйрәнү һәм анализлау кызык булды. Бу миңа аның Петр чорына карашларын белергә мөмкинлек бирде, - диде Ләйсән.
Катнашучы финалистлар өчлегенә эләкте, призлы урын һәм III дәрәҗә диплом алды.
Ләйсән Казан федераль университетында "Логопедия" белгечлегенә укый.
