Питрәчлеләр «Татарча диктант» акциясендә катнаштылар
Алар танылган татар язучысы әсәренең өзегеннән текст яздылар
25-27 ноябрьдә "Татарча диктант" Бөтендөнья акциясе уза. Аңа безнең районда яшәүчеләр дә кушылды.
Питрәчнең беренче мәктәбендә диктантны укучылар да, укытучылар да, ата-аналар да язды. Чарада барлыгы 120 кеше катнашты. Бөтен республика буенча танылган язучы Зөлфәт Хәкимнең әсәреннән өзек сайлап алынды.
– Без әлеге акциядәел саен катнашабыз, - дип билгеләп үтә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Чукурова. - Дәресләр вакытында фән белән кызыксынучы балалар да бар, алар үз көчләрен сынап карарга теләделәр, – дип өстәде педагог.
Нәтиҗә бер айдан билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа