Питрәчнең «Бәләкәч» балалар бакчасы кабат грант отты
Бу юлы федераль грант “Балалар бакчасы – үсеш маршрутлары” оешмалары системасын булдыруга юнәлдереләчәк
Стажировка мәйданчыгы белгечләре (сулдан уңга) Мария Никифорова, Наҗия Якубова, Елена Миронова, Айгөл Зәмдиханова, Ольга Ковшова.
Питрәчнең “Бәләкәч” балалар бакчасы дүрт ел дәвамында Федераль грантлар ота. “Балалар бакчасы – үсеш маршрутлары” юнәлеше – стажировка мәйданчыгы, ул мәктәпкәчә оешмалар эшчәнлеген оештыру-методик тәэмин итүне башкара һәм “Балалар бакчасында ата-аналар белән инновацион формалар” проектын тәкъдим итә.
Проект авторы – Наҗия Якубова. Балалар бакчасы мөдире Елена Миронова җитәкчелегендә проектны гамәлгә ашыруда белгечләр Ольга Ковшова, Айгөл Зәмдиханова, Наҗия Якубова һәм Мария Никифорова катнаша. Биредә ата-аналар педагоглар ярдәмендә тиешле методик, психологик-педагогик ярдәм алалар, шул исәптән музыка хезмәткәреннән, логопедтан алган белемнәрен соңыннан үз балалары белән уңышлы гамәлгә ашыралар. Алар методик материал белән танышалар: уеннар, веб-квестлар, коучинглар белән тренинглар үткәрәләр. Педагогларның белгечләр белән үзара бәйләнеше ата-аналарны педагогик белем һәм күнекмәләр белән тәэмин итә, аларда бу эшчәнлек турында күзаллаулар барлыкка килә һәм алар инде мәктәпкәчә белем бирүгә активрак җәлеп ителәләр.
– Грант акчасына предмет-үсеш мохитен яхшырттык: уенчыклар, ярдәмлекләр белән “Мозаика паркы”, методик әдәбият, магнит-маркер такта, МФУ сатып алдык. Эш тәҗрибәсен биш брошюрада һәм “Яшь галим” халыкара журналы һәм “Психологик-педагогик практиканың актуаль мәсьәләләре” альманахы мәкаләләрендә тәкъдим иттек. Стажировка мәйданчыгы белгечләре район педагоглары, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия, Краснодар, Кемерово, Казан шәһәрләре һәм Татарстанның башка районнарындагы коллегалары белән көндезге һәм дистанцион вебинарлар, семинарлар үткәрә. Шулай ук Электросталь шәһәренең 9 нчы гимназиясенең стажировка мәйданчыгындагы вебинарда, социаль-гуманитария белем бирү үзәгендәге төбәк семинарында һәм Казанның педагогика көллиятендә эш тәҗрибәсе турында сөйләдек. Стажировка мәйданчыгы эшчәнлеге турында контент-мәйданчык булдырдык. Буклетлар, белешмәлекләр, киңәшләр белән программалар бастырып чыгардык һәм мәгълүматны интернет челтәренә урнаштырдык. Стажировка мәйданчыгы эшендә заманча педагогик технологияләрне куллану шулкадәр нәтиҗәЛена, Татарстан Республикасыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән коллегаларыбыз мөрәҗәгатьләре без көткәннән күпкә күбрәк булды, – дип сөйләде мөдир Елена Миронова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа