Питрәчтән педагог-психолог Бөтенроссия конкурсында беренче урын алды
Мәгариф

Питрәчтән педагог-психолог Бөтенроссия конкурсында беренче урын алды

Ярышлар йомгаклары буенча барлык җиңүчеләр дә сертификатлар һәм бүләкләр алачак.

Питрәчнең «Бәләкәч» балалар бакчасы педагог-психологы Мария Никифорова педагоглар һәм тәрбиячеләр өчен «Мәгарифтә яңа методикалар» Бөтенроссия конкурсында беренче урын алды.

- Мин «Смешарики» мультфильмы нигезендә эмоциональ интеллектны психологик яктан үстерү дәресен булдырдым һәм компьютер уенын ясадым. Минем өчен шундый зур конкурста җиңү – бик әһәмиятле вакыйга, – дип уртаклашты Мария Михайловна.

Питрәч педагогы декабрь урталарында Бөтенроссия конференциясендә катнашачак. Бүләкләү тантанасы шунда узар дип көтелә.