Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәч балаларына укырга Казан мәктәпләренә барып йөрергә туры килмәячәк

Көек авылында яшәүчеләр бу хакта бик озак сорадылар. Ниһаять, аларны ишеттеләр һәм мөмкинлекләр таптылар. Торак пунктта 1224 урынга исәпләнгән зур лицей төзелә.

Аны март аенда төзи башладылар. Бүген  бу урында  түбәсе, тәрәзәләре куелган,  стеналары плиткалы өч катлы зур бина тора. Урамда воркаут зонасы, уен, баскетбол, футбол мәйданчыклары, хоккей тартмасы монтажлана, йөгерү юлын ясыйлар. Мәктәп янындагы  калган территорияләрне дә төзекләндерәләр, хәзер асфальт җәяләр. Стеналарны буйыйлар, асылмалы түшәмнәр,  җиһазлар һәм җайланмалар урнаштыралар.  Күп кенә кабинетларга урындыклар, парталар, шкафлар, такталар кертелгән инде.
Бинада иң зур бүлмәләр  - ике касәле бассейн, 456 урынлык ашханә, 560 урынлык актлар залы, 2 спорт залы, тренажер залы, китапханә. Бигрәк тә балалар өчен технология дәресләре  кызыклы узачак. Кызларны тегү, кулинария сәнгате студияләрендә дәресләр көтә. Икенчесендә плитәләр һәм раковина белән кухня гарнитуры тора инде. Ә малайларны столяр һәм слесарь остаханәләрендә укытачаклар. Тагын инженер иҗаты кабинеты, хореография залы булачак.
Әлбәттә, бина, интерьерлар, җиһазлар  көнләшерлек. Бу лицейда  булганнарның күбесе монда эшләргә, укырга теләр иде. Әмма мондый мөмкинлек бөтен кешегә дә бирелми. Бары тик Көек авылыннан килгән балалар һәм укытучыларга гына.

Без 1200дән артык бала җыйдык инде. Башлангыч сыйныф укучылары бик күп. Алар беренче сменага гына сыешмый, шуңа күрә икенче смена булдыру күздә тотыла. Мәктәптә 1-9 сыйныфлар укыячаклар. Педагогик состав та бар инде. Теләүчеләр күп иде, шуңа күрә кайбер фәннәр буенча без аларны конкурс нигезендә сайлап алдык, - дип сөйләде директор Лариса Глибина.

Төзелеш эшләре 85 процентка төгәлләнгән, көн саен объектта  300 кеше эшли. Лицей 1 сентябрьдә ачылачак.
 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса