Питрәч беренче мәктәбенең кайбер укучылары карантинга китте
Бу дүртенче һәм бишенче сыйныф укучылары.
Хәзерге вакытта районда мәктәп укучылары арасында барлык 6223 баланың 6122се сезонлы авырулар белән авырый. Бу - укучыларның гомуми санының 9 проценты.
Атна ахырына кадәр ОРВИ буенча карантинга район үзәгенең беренче мәктәбеннән 2 сыйныф китте, бу дүртенче һәм бишенче сыйныф укучылары.
Грипп һәм кискен респиратор вирус инфекциясе буенча сыйныфларны ябу өчен авырулар санының 20 проценты һәм аннан да күбрәк булуы нигез булып тора, - дип билгеләп үттеләр район мәгариф бүлегендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа