Питрәч чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары математика буенча БДИ тапшырачак
Акциядә катнашу өчен муниципаль район җитәкчелеге, чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
Җомга көнне, 8 апрельдә, 13 сәгатьтә математика фәне буенча "Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе узачак.
Чара барышында БДИда теркәлү ничек уза һәм аудиторияләрдә катнашучыларны утырту ничек оештырыла, БДИда катнашучыларның эш урыннары ничек күренә, БДИ үткәрүнең объективлыгын контрольдә тоту ничек оештырылган, имтихан пунктларында нинди эпидемиологик куркынычсызлык чаралары кулланыла, контроль үлчәү материалларын бастыру һәм сканерлау ничек барганын күзәтеп булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа